«Зарарлы гадәтләргә катгый – ЮК!»: китапханә кроссы (12+)
18 май көнне яшьләр 13 нче санлы китапханә оештырган «Зарарлы гадәтләргә катгый – ЮК!» дигән китапханә кроссында катнашты. Китапханәче спорт, танылган спортчылар, спорт төрләре, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Балалар сәламәт тормыш рәвеше турында мәкальләр тыңлады. Чара барышында һәрберсе сәламәт яшәү рәвешенә карата үз мөнәсәбәтен әйтте, куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук иң активлары спорт һәм сәламәтлек турында шигарьләр уйлап чыгарды һәм белгәннәрен искә төшерде. Балалар сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында шигырьләр укыды, яраткан шөгыльләре һәм үз ялларын ничек уздырулары турында сөйләделәр.
|